Фаҗигаләр

Пычак белән яраланган көе дүрт көн яшәгән

21 яшьлек ирне пычак җәрәхәтләре белән сырхауханәгә алып киләләр.

Баксаң, аңа 43 яшьлек ир пычак белән 4 көн элек үк кадаган булган. Пычак җәрәхәтләре үзеннән-үзе төзәлер дип егет табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Шулай итеп, егет чак исән кала. Дустын чак үтермәгән ирне кулга алганнар. Тикшерү бара. Бу фаҗига Арчада була.