Авырудан саклап калырга тиешле укол алты яшьлек кыз баланың чәчәктәй гомере өзелүгә китергән.
Баланың хәле акрынлап кына начарая баруга карамастан, табиблар кызның гомерен саклап кала алмаганнар. Кызның әти-әнисе баланы саклап калу өчен вакыт бар иде дип табибларга үпкә белдерә. Мәскәү өлкәсендә булган бу хәл буенча тикшерү бара.