Әлмәт шәһәр прокуратурасы җинаять эше ачкан инде.
10 сентябрь көнне Миңнебай авылының Шоссейная урамындагы бер йортта 52 яшьлек ир гәүдәсен табып алалар. Аның баш мие, муен, бүксә җирендә күп төрле җәрәхәтләр була. Ирнең ничек үлгәне әлегә билгеле түгел. Тикшерү бара.