29 июньдә булган гарасат вакытында 56 яшьлек укытучы пыяла астында калып вафат булган.
Бу хәл Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында була. Авылда шактый йортлар җимерелә, агачлар ава, халык утсыз кала. Биналарның түбәләренә зыян килә.
87 яшьлек әби аш бүлмәсендә утырганда йортның стенасы аның өстенә җимерелеп төшә. Бәхеткә, әби исән кала.