Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

Гадәттәгечә, 1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башлана.

27 мартта Әлмәт башкарма комитетының зур залында санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда «Экология һәм төзекләндерү Департаменты» җитәкчесе Марат Юлдашев, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Абдуллин, авыл җирлекләре башлыклары, учреждение һәм оешма вәкилләре катнашты.

Гадәттәгечә, 1 апрельдән Татарстан республикасында санитар-экологик икеайлык башлана. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә чараларны үткәрү 1 апрельдән 31 майга кадәр планлаштырылган, ә 20 апрельдә һәм 18 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узачак.

Махсус оештырылган комиссия тарафыннан ике айлык чорга предприятиеләрне һәм учреждениеләрне беркетү буенча чаралар планы эшләнде, аңа беркетелгән һәм янәшәдәге территорияләрне норматив хәлгә китерү эшләрен оештыру, уку йортлары тарафыннан яшел зоналарны һәм чишмәләрне чистарту, шәһәр предприятиеләре һәм диаспоралары тарафыннан гараж җәмгыятьләре территорияләрен җыештыру керә, - дип хәбәр итте Марат Юлдашев үз чыгышында. Квартал эчендәге территорияләрдәге хуҗасыз участоклар шәһәрнең беркетелгән учреждениеләре көче белән җыештырылачак, аларда чүп-чар җыю һәм кисү буенча өмәләр үткәреләчәк. Докладчы билгеләп үткәнчә, ике айлык чорда полигонга чүп-чарны кабул итү түләүсез нигездә башкарылачак.

Чүп-чарны чыгару өчен гаризалар экология департаменты аша конкрет мәгълүмат күрсәтеп бирелә: 1. Техника номеры. 2.УК, ТСЖ, ТОС, предприятие атамалары. 3.Чистарту урыны адресы. 4. Фото отчеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса