Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Март аенда Татарстанда янут сыман этләр уянды

Татарстанда бу хайваннар ешрак Минзәлә, Спас, Актаныш, Алексеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Аксубай районнарында очрый.

Татарстанның Минзәлә районында март аенда эрегәнлектән кышкы йокыдан соң янут сыман этләр уяна. Хайваннарны ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге белгечләре күреп алды. Бу хакта  ведомствоның матбугат хезмәтендә "Татар-информ" га хәбәр иттеләр.

"Узган ел кышкы йокыдан соң янут сыман этләрне беренче тапкыр Алексеевск районында апрель уртасында, кар яуган вакытта күреп алдылар. Быел алар иртәрәк уяндылар. Әлеге хайваннар кар эрегән вакытта кыска вакытка уяна алалар, ә салкыннар кайткач, яңадан йокыга китәләр. Бу хайваннар ТР Кызыл китабына кертелмәгән, республика буенча барлыгы 650 дән артык хайван исәпләнә", — дип сөйләделәр ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Янут сымн этләр (Nyctereutes procyonoides) кыш көне йокыга киткән этләр гаиләсенең бердәнбер вәкилләре. Алар декабрьдән мартка кадәр чокырларда йоклыйлар, шулай ук сенаж өемнәрендә дә булалар, башка сыену урыннары да табалар. Хайваннарны уятуга җылы һава шартлары һәм азык базасы ярдәм итә. Татарстанда бу хайваннар ешрак Минзәлә, Спас, Актаныш, Алексеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Аксубай районнарында очрый.

Фото: ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса