Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәттә чүп түккән Казан фирмасыннан килгән зыянны 16 млн сумга бәяләде

Компания туфракны беренче тапкыр гына пычратмый.

Экологлар Әлмәттә чүплек турында мәгълүмат алды. Урынга чыккан инспекторлар объектның биналарны сүтү  белән шөгыльләнүче компаниягә  караганлыгын ачыклаган.

Токарликова урамындагы 73 нче йорт тирәсендә 421 кв. м мәйданда экологлар биналарны сүткәннән соң калган тимер-бетон калдыкларын тапканнар. Белгечләр исәпләвенчә, туфракка китерелгән зыян 16 миллион сумнан артык тәшкил итә.

"Интэкс Казан" табигатьне саклау законнарын беренче тапкыр гына бозмый. Элегрәк суд аша компаниядән әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты китергән зыянны вакытында түләмәгәне өчен 400 мең сумга якын акча түләттеләр, дип хәбәр итә табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса