Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бер чыршының мең файдасы

Әлмәттә Яңа ел чыршыларын җыюга керештеләр.

Быел да әлеге эш белән «Экосервис» җәмгыяте шөгыльләнә. 

Әлмәтлеләр чыршыларын чүп контейнерлары мәйданчыгындагы аерым урынга куеп калдыра алалар. Күпләп җыелгач, аларны башта махсус машиналарга төяп алып китеп, аерым бер производство мәйданына бушаталар. Әлмәт экологлары нарат һәм чыршы агачларының кыйммәтле витамин чыганагы булуын билгеләп уздылар. Авыл хуҗалыгында ылыслылар терлек азыгы гына түгел, туфрак өчен ашлама да булып торалар, аларны корткычларга каршы көрәштә кулланырга мөмкин икән. 

Халыктан җыелган  чыршы-наратларны быел да «Аппак» җәмгыяте кабул итеп ала. Әлеге хуҗалыкның бозау-таналары өчен бу витаминлы  азык бик тансык. 

Чыршы кәүсәләрен вак-лап, аннан он да ясарга мөмкин икән әле. Катнашманы каз, тавык, үрдәк азыгына да кушып биреп була. Әле шуны да әйтми мөмкин түгел, чит илләрдә Яңа ел бәйрәмнәреннән калган чыршылардан компост та, ягулык брикетлары да һәм хәтта мебель ясыйлар, ылысларын косметика җитештерүдә дә кулланалар.  

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса