Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Россиянең Гидрометүзәге: Татарстан аномаль салкыннар үзәгендә булачак

Идел буе, Урал һәм Көньяк федераль округлары төбәкләрендә аномаль салкыннар көтелә.

Биредә температура нормадан 8-14 градуска түбәнрәк булачак, дип кисәтте Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Вильфанд ассызыклаганча, мондый температуралар җылыту системалары өчен йөкләнешне арттыра.

Россиянең Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда термометр баганалары -31 градуска кадәр, Свердловскида -33 градуска кадәр, Ульяновскида -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Моннан тыш, Россиянең Европа өлешенә, шул исәптән Краснодар краена җитди салкыннар киләчәк. Плюс температурадан соң чәршәмбе көнне төбәктә төнлә -10 градуска кадәр һәм көндез -4дән +1 градуска кадәр көтелә. «Бу бик салкын һава торышы. Алдагы көннәрдә ул сакланачак», — дип өстәде Вильфанд.

Шулай ук термометр баганалары Ростов өлкәсендә (-15 градуска кадәр), Кырымда (-8 градуска кадәр) төшәчәк. «Бу быел Россиянең Көньягында мондый көчле салкыннарның беренчесе», — дип билгеләп үтте белгеч.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса