Әлмәтлеләр сулыкларда аккошларны күргән
Мондый мәгълүматны район башлыгының телеграм-чатына яздылар.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының телеграм-чатында әлмәтлеләр видеоролик белән уртаклашты, анда шәһәр сусаклагычында берничә аккош: 2 ак һәм 8 көрән аккош күренә дип хәбәр ителде. Ваемсыз булмаган әлмәтлеләр кошларга ярдәм кирәкме-юкмы икәнен тикшерүне сорадылар.
Бу хәбәргә җавап итеп, Әлмәт шәһәренең үсеш департаментыннан комментарий алынды:
"Бу күчеп йөрүче аккошлар, хәзерге вакытта алар очыш аралыгында ял итәргә тукталганнар, алга таба үз юлларын дәвам итәчәкләр. Әгәр дә алар 5-7 көн эчендә очып китмәсәләр, аларны тоту чаралары күреләчәк", - дип җавап бирделәр чатта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа