Экологлар Әлмәт районында чүплек тапкан
Экология

Экологлар Әлмәт районында чүплек тапкан

Калдыкларны җыю турындагы хәбәр шул тирәдә яшәүчеләрдән килә.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районының Рус Акташы авылына бардылар. Анда, экологларга шалтыраткан җирле халык сүзләренчә, чүплек булган. Факт расланды.

Пычранган участокның мәйданы 90 «квадрат», чүплекнең күләме 60 " куб " тәшкил итә.

Әлмәт районы башкарма комитетына чүп-чарны 60 көн эчндә юк итәргә кирәклеге турында кисәтү җибәрелде, дип хәбәр итә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте