Әлмәт районы башлыгы экология буенча киңәшчесе Альберт белән очрашты
Район башлыгы үзенең яшь киңәшчесе белән яңа идеялар турында сөйләшә.
"Син минем экология буенча киңәшчем Альбертны хәтерлисез. Бүген аның белән кабат очрашу булды.
Көн тәртибендә яңа идеяләр турында фикер алыштык, аларның берсе актуаль булып чыкты.
Атнаның бер көнен "Яшел" дип игълан итәбез.
Лейкалар яки чиләкләр белән коралланып, үз ишегалдыгызга чыгып, үсемлекләргә су сибәргә кирәк.
Мондый эссе һава торышында безнең агачлар һәм куаклар, кызганычка каршы, корый. Һәрберебез үз өебез янында үскән үсемлекләрне кайгырта алачак. Альберт үзе бу план буенча эшли һәм барыбызны да бу идеяне тормышка ашыруга кушылырга чакыра. Ярдәм итәрбезме?", - дип яза үзенең телеграм каналында Тимур Нагуманов.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт укучысын район башлыгының экология буенча киңәшчесе итеп билгеләргә кушкан иде. Хәтерлисезме?
Фото: Әлмәт районы башлыгының телеграм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа