«Алексеевск-Әлмәт» трассасында аек булмаган машина йөртүчене тоткарлыйлар
Җәмгыять

«Алексеевск-Әлмәт» трассасында аек булмаган машина йөртүчене тоткарлыйлар

Юлда куркынычсызлык-гомуми җаваплылык. Әгәр дә сез шикле хәлне яки куркыныч тудырырга мөмкин булган машина йөртүчене күрсәгез, ЮХИДИга шалтыратыгыз.

Көндез юл кырыенда тукталган автомобиль күренә. Машина йөртүче эчтә булган һәм йоклаган-тышкы ярсыткычларга реакциясе булмаган. Берникадәр вакыттан соң ир-ат стоянка урыныннан чыгып хәрәкәтен дәвам итә.
 
Трассадагы вәзгыятьне күзәтеп торучы хезмәткәрләр тиз арада ЮХИДИга мәгълүмат тапшыралар. Нәтиҗәдә машина йөртүче тоткарланган. Ул аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән. Медицина тикшерүе процедурасы үткәреләчәк.