Юлларда куркынычсызлык — ышанычлы кулларда!
Көзге каникулларда Әлмәтнең берничә мәктәбендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган махсус чаралар оештырды.
- Профилактик очрашулар 7, 15, 20 һәм 21 нче мәктәпләрдә узды. Инспекторлар балаларга юлларда үзен-үзе тоту кагыйдәләрен, яктырткыч элементлар (фликерлар) куллануның мөһимлеген аңлатты.
Белемнәрне ныгыту өчен викторина үткәрелде: дөрес җаваплар өчен балаларга фликерлар бүләк ителде, шулай ук «Сакла» порталыннан тематик фильм күрсәтелде.
Очрашулар бик җанлы узды: балалар актив сораулар бирде һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.