Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт укучысын район башлыгының экология буенча киңәшчесе итеп билгеләргә кушты

Бу хакта Тимур Нагуманов тelegram-каналда уртаклашты.

«Бездә нефть саммиты бара. Минем янәшәмдә быел икенче лицейга күчәчәк унберенче сыйныф укучысы Альберт утыра», - дип тәкъдим итте яшь хезмәттәшен  район башлыгы.

Республика җитәкчесе катнашкан саммит вакытында укучы үзен күрсәтә алды.

«Ул бүген безгә Рөстәм Нургалиевич белән очрашуда бик актив рәвештә сораулар бирде. Шуннан соң Рөстәм Нургалиевич Альбертны хәзер штаттан тыш нигездә экология мәсьәләләре буенча киңәшче булуын йөкләде», — диде Нагуманов.

"Аның белән  мәктәптә, шәһәрдә экологияне популярлаштыру идеяләрен тәкъдим итәр дип килештек. Аның белән һичшиксез эшләячәкбез", - дип билгеләп үтте Нагуманов, яшь экологның кулын кысып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса