Әлмәт районында чүплек юкка чыгарылган
Чүпләнгән территориянең мәйданы 36 «квадрат» тәшкил итә.
Әлмәт районында 36 квадрат метр мәйданлы чүплек юкка чыгарылган. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, район мониторингы кысаларында көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Дербедень авылында 12 «куб» күләмендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаган.
Әлмәт районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде. Нәтиҗәдә территорияне тәртипкә китерәләр.
Фото: ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа