Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә өмәгә 300 кеше чыкты

Территорияләрне җыештыруга башкарма комитет хезмәткәрләре, предприятие хезмәткәрләре, студентлар һәм волонтерлар чыкты.

13 майда Әлмәттә Шевченко урамындагы гараж кооперативының өч участогында һәм шәһәр сусаклагычында гомумшәһәр өмәсе узды. Бу инде шәһәр һәм район территориясендә дүртенче зур җыештыру. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Территорияне җыештыруга башкарма комитет хезмәткәрләре, предприятие хезмәткәрләре, студентлар һәм волонтерлар чыкты.


Өмәдә катнашучыларга махсус техника ярдәмендә территорияне чүп үләннәреннән, ташлардан һәм чүп-чардан азат итәргә туры килде.

Җыештыруда барлыгы 300 кеше, 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 300 куб. чүп чыгарылган.
 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса