Әлмәттә өмәләр уза
Экология

Әлмәттә өмәләр уза

Әлмәтнең 10 оешмасы шәһәрне җыештырырга чыкты.

Автомобиль юлларын кышкы тузаннан һәм пычрактан чистарттылар. Җыелган чүп-чар КамАЗга төялеп, каты көнкүреш калдыклары полигонына җибәрелде.

«Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, Шәһәр автомобиль юллары идарәсе, «Светсервис», Административ-хуҗалык идарәсе, Үсеш департаменты, Әлмәт троллейбус идарәсе, «Әлмәт-Водоканал» АҖ, физик культура, спорт идарәсе һәм туризм,  балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе,  экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре шәһәрне чистарак итүдә катнашты.

Гомумшәһәр өмәсе киләсе шимбәдә, 15 апрельдә узачак. 

 

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте