4 миллион сум – Әлмәттәге законсыз чүплек өчен экологлар исәпләгән башлангыч зыян әнә шундый
Экологлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгарган.
Әлмәт шәһәре территориясен тикшерү барышында экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Риза Фәхретдин урамында зур чүплек ачыкладылар. 300 кв.метр мәйданда биналарны сүткәндә барлыкка килгән төзелеш калдыклары – кирпеч, бетон блоклар, агач корылмаларның бер өлеше тупланган.
Экологлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгарган. Якынча зыян 4 млн. сумнан артып киткән. Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен белгечләр тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә запрос җибәрелде. Шуннан соң милекчегә закон бозуларга юл куймау һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында кисәтү ясалачак.
Фото: ТР экология министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа