Әлмәттә «ЭКОяз 2022» акциясе дәвам итә
Экология

Әлмәттә «ЭКОяз 2022» акциясе дәвам итә

8 май көнне «ЭКОяз 2022» кысаларында Дала Зәе елгасы буйлап экологик чара узды.

  «Экология һәм төзекләндерү департаменты»  хезмәткәрләре «Олимп» яшүсмерләр клубына йөрүчеләр белән берлектә елганы көнкүреш чүп-чарыннан чистарттылар. 3 километрлы участокта 50 капчыктан артык чүп-чар җыелды.  

  Шулай ук, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 17 мартындагы 412 номерлы "Санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" гы карары нигезендә, 14 майда гомумрайон шимбә өмәсе үткәрелә.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте