Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында балалар кошларны кайгырталар

Түбән Абдулда экологик чара узган.

Укучыларга "Кошлар ашханәсе" чарасы вакытында башта кошлар, аларга нинди ризыклар яравы турында мәгълүмат биргәннәр. 

Соңыннан балалар үзләре кошларның җимлекләренә азык салып, канатлы дусларны кайгыртуларын белдергәннәр.

Ә нәрсәләр ашатырга ярый соң?

Кышлаучы кошлар өчен универсаль азык - көнбагыш орлыклары. Аларны орлык ашаучы төрле кошлар да, песнәкләр дә, тукраннар да ашый.


 Песнәкләр һәм башка  кошлар тозланмаган туңмай һәм ит яраталар. Бу азыкларны, бауга бәйләп, агач һәм куак ботакларына эләләр.

Карбыз, кавын ашаганнан соң, ташкабак яки кабак чистартканда, орлыкларын калдырыгыз, аларны киптерегез - кыш көне җимлекләргә салырсыз.

Чыпчыклар, купшы чыпчыклар һәм башка орлык ашаучы кошлар тары белән солыга очып киләчәкләр.

Күкшә кош, тукран өчен күркәләр, имән чикләвеге, ә карабүрек, урман чыпчыгы өчен - өрәнге орлыклары.

Ә сез кошларга җимлекләр ясыйсызмы? Нинди азык белән сыйлыйсыз?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса