Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә октябрь аенда массакүләм көзге өмә узачак

Мондый өмә чүп-чар һәм коелган яфраклар кар астында калмасын өчен кирәк.

Октябрьнең икенче яртысында, яфраклар коелып беткәч, Әлмәттә көзге өмә үткәрергә планлаштыралар. Ул якынча 16 октябрь көнне узачак. Бу хакта район башлыгы белән турыдан-туры эфирында экология һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Дарья Орлова хәбәр итте.

"Территорияләрдә чүп-чарны җыештырырга һәм кар астында калдырмаска кирәк", - диде Орлова.


Эколог билгеләп үткәнчә, өмәгә шәһәр предприятиеләрен, идарәче компанияләрне җәлеп итәргә планлаштыралар.

"Мөмкин булганча, без барлык территорияләрне дә кышкы чорга әзерлибез", – дип планнары белән уртаклашты Дарья Орлова.

Тимур Нагуманов ассызыклаганча, өмә барлык антиковид чикләүләрне исәпкә алып оештырылачак. Шуңа күрә бер урында берьюлы күп кешене җыймас өчен, генераль җыештыру берничә көнгә планлаштырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса