Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәттә балаларны чүпләрне аерым җыюга өйрәтә башлыйлар

«Гринта» региональ операторы 5-10 яшьлек балалар өчен чүп белән эш итү темасына уку әсбабы чыгарды.

Басма Россия табигать министрлыгы ярдәме белән «РФдә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» Россия-Германия проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан республикасы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дәресләр үткәрү өчен нигез булачак.

Уку әсбабы эш дәфтәре кебек эшләнгәня, аның ярдәмендә укучылар күп кенә кызыклы нәрсәләр белеп кенә калмыйча, булган белемнәрне тикшерү өчен тест биремнәрен дә үти алалар. Төп темалар арасында калдыкларны сортлау, икенчел чималны куллану, чүп эшкәртү бар. Кайбер бүлекләр уеннар белән тулыландырылган һәм   мультфильмнар, видеороликларга сылтамалар да бар.

Реклама

Яңа уку әсбаплары буенча дәресләр «Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса