Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә вәгазь кичәсе узды

Кичәне Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Сөнгатуллин ачып җибәрде.

 

Узган ялларда Әлмәт шәһәрендә шулай ук вәгаз кичәсе узды - Әлмәткә Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнарының имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килде.

"Вәгазь башында Йосыф хәзрәт үзе белән таныштырып китте. Тумышы белән ул Сарман ягыннан, 2005 нче елга хәтле Сарман районы имам-мөхтәсибе булып эшләгән кеше. Шул елларда "Ислам нуры" сәхифәсен дә алып бара. Үзенең Әлмәт белән бәйле гомер дәверен шулай сагынып искә алды ул. Әлмәт халкы белән булган очрашуда төп тема - туганлык җепләре иде. Ул вәгазендә бүгенге муллык заманында, туганнарның бер-береннән читләшүе - дөньялык бәласе икәнен ассызыклады. Туганлык җепләрен ныгытуга өндәгән бихисап хәдисләр һәм аятьләргә аңлатмалар бирде Йосыф хәзрәт.
Очрашу ахырында әлмәтлеләр хәзрәттән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр", - дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса