Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ватсаптан җибәрелә торган дини эчтәлектәге хатларны таратмасаң, гөнаһмы?

Ватсапта шактый еш кына Аллаһ исеме белән башлап, аны мактаганнан соң, билгеле бер теләкләр, язмалар китә.

Шуннан соң, «Бу хәбәрне 10 кешегә җибәрсәң, икенче көнне үк эшең уңар, яхшы хәбәр алырсың. Әгәр җибәрмәсәң, бәла-каза киләсен көт тә тор», кебек эчтәлекле хәбәрләр йөри. Әлбәттә инде, Аллаһ исеме белән дә башлангач, кемнең бу тормышта яхшы хәбәр ишетәсе килмәсен. Һәм тотына кылтыр-пылтыр китереп, танышына да, таныш булмаганына да җибәрергә.

Ватсаптан шушындый эчтәлектәге хат килгәндә нишләргә

Моңа җавап бирүен үтенеп, без Әлмәт шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Бу инде дингә, исламга каршы әйбер. Үзеңә, йортыңа бәла килә дип гомумән әйтергә ярамый. Андый хәбәрләрнең эчендәге язмалары да күп очракта шәригатькә туры килми торган була.

Синең йортыңа тиз арада кайгы киләчәк дип әйтү үзе гөнаһ. Бу инде ширк мәсьәләсенә дә керү була. Мондый әйберләрне әйтергә дә, эшләргә дә ярамый.

Матур, мәгънәле в-газьләр булса, һәм анда «фәлән кадәр кешегә җибәр» дигән язмалар булмаса, ул икенче мәсьәлә.

 

Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев фикере:

- Бу дөрес әйбер түгел. Аны кешегә игътибарга алырга да, таратырга да ярамый. Китапханәдә эшләгәндә, 100 ел элек кулдан язылган шундый хатны күргәнем бар. Хәзер инде ул кулдан язылмый, ватсап аша йөри. Шул вакытта ук галимнәр бу хатны дөрес түгел дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса