Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең үзәк мәчетендә реконструкция эшләре бара

Әлмәттә үзәк мәчетне төзекләндерү дәвам итә.

Шәһәр халкы үзәк мәчеттә бер манараның сүтелгәнен күзәтә. Мәчетнең өске өлешен берничә көн элек салдырганнар иде. Хәзер гөмбәзне мәчет территориясенә куеп торганнар.

Реконструкция җәй көне башланды. Ул вакытта ремонт эшләре нәтиҗәсендә Мәрҗани урамында юл участогы да ябылган иде. Бүгенге көндә  территориядә төзелеш краны эшли.

Эскизлардан күренгәнчә, мәчет танымаслык булып үзгәрәчәк. Гадәти кызыл, алтын һәм яшел төс урынына фасадта заманча ак төс өстенлек итәчәк. Аны якты вставкалар белән башкарачаклар, ул төнлә бөтен урамны яктыртачак. Яңа гөмбәз 2 метр биеклеккә күтәрелә. Мәчет тирәсендә җылы сары утлы фонарьлар белән яктыртылган зур җәяүлеләр мәйданчыгы барлыкка киләчәк, ул объектны шәһәрнең тагын бер истәлекле урыны — шарлавыклы буалар  белән органик рәвештә тоташтырачак.

Проект «Татнефть» ярдәмендә башкарыла, аның авторы — «Арканика» архитектура остаханәсенә нигез салучы Никита Выходцев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса