12 декабрь 2021 яңалыклары
-
13 декабрьгә һава торышы
Күпчелек явым-төшемсез.
-
Әлмәттән 6 яшьлек Эмильгә Леонид Агутин бүләк тапшырган
Әлмәттә яшәүче гаилә рус эстрадасы җырчысы оештырган каверлар бәйгесендә катнашкан иде.
-
Яңа елга - яңа кануннар белән
Тулы көченә хакимлек итә башлаган кыш үзе белән законнарга кайбер үзгәрешләр дә алып килде.
-
Балыкчыларны юка бозга нинди көчләр куа?
Беренче салкыннар башланырга, ә су өсте боз белән капланырга өлгерми, карыйсың - утыралар инде.
-
Сагынам, өзелеп сагынам...
Адәм баласы нәрсәне, кемне сагына? Әлбәттә, туган-үскән җирен, әти-әнисен, баласын, якыннарын. Сагыну турында үзәкне өзәрлек нинди генә җырлар, шигырьләр, әдәби әсәрләр, фильмнар иҗат ителмәгән. Без кечкенә чакта ирләрен, улларын Бөек Ватан сугышында югалткан әбиләр исән иделәр әле.
-
Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне - Татар җыры әнә шул диләр...
Бүгенге көндә дөньяга үзеңне күрсәтү әллә ни авырлык тудырмый. Интернет челтәре үз эшен эшли: кирәген дә, кирәкмәсен дә күрсәтә.
-
Әлмәттә коронавирус белән авыруның 5 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 189 яңа очрагы ачыкланган.
-
Әлмәттә «Нур» балалар һәм яшьләр психологик-педагогик ярдәм үзәге төзекләндереләчәк
Ремонтка акча республика бюджетыннан биреләчәк.
-
Әлмәттә балалар бакчалары педагогларының «Куркынычсызлык мәктәбе» темасына утырышы узды
«Куркынычсызлык мәктәбе» балалар бакчалары педагогларының методик берләшмәсенең чираттагы утырышында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урамда һәм юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр өчен эш дәфтәрләре» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды.
-
Әлмәттә тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар
10 декабрьдә тыл хезмәтчәне, башкарма комитет ветераны Хөрия Газимҗан кызы Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Әлмәттә "Тоннель" операциясе узачак
13 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «ТОННЕЛЬ» операциясе оештырылачак.
-
Әлмәт районы мәчетләре мәзиннәре арасында азан әйтү буенча "Матур азан" бәйгесе узды
Компетентлы жюри азанның төгәл әйтелешен, моңлылыгын һәм дөрес башкарылуын бәяләде.