Әлмәт районы мәчетләре мәзиннәре арасында азан әйтү буенча "Матур азан" бәйгесе узды
Компетентлы жюри азанның төгәл әйтелешен, моңлылыгын һәм дөрес башкарылуын бәяләде.
Чара Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Исмаил хәзрәт азан укуының өстенлекләре, мәңгелек тормыштагы мөәзиннәргә биреләчәк файдасы турында сөйләде.
Шунысы куанычлы, чарада азан татар макамендә яңгырады һәм күп кенә катнашучылар милли дини киемнәрдә булдылар.
Конкурс нәтиҗәләре болайрак:
1 урын-Илзам Хаҗиев(Агропоселок мәчете),
2 урын-Рәис Әхмәтшин (Урсалы мәчете),
3 урын-Илфак Шиһапов (Бишмунча авылы мәчете),
4 урын-Расих Гайфуллин (Шарлама авылы мәчете)
5 урын-Нәгыйм Дәрҗеманов (Кичүчат авылы мәчете).
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар Әлмәт мөхтәсибәтенең кыйммәтле призлары, ә катнашучылар - дипломнар һәм "Ансар" хәйрия фондыннан сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Чара агросәнәгать поселогының "Нурлы" мәчетендә Коръән уку һәм бәйрәм ашы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа