Яңа елга - яңа кануннар белән
Тулы көченә хакимлек итә башлаган кыш үзе белән законнарга кайбер үзгәрешләр дә алып килде.
Декабрьдә өчтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр пособиеләр күләмен арттыру өчен соңгы мөмкинлектән файдалана ала, илебез территориясенә аяк баскан чит ил кешеләреннән медицина тикшерүе үтүне һәм бармак эзләрен тапшыруны таләп итә башлыйлар. Моннан тыш, үзгәртеп корулар кредит бирү шартларына, загс органнары эшенә, ялган финанс оешмалары белән көрәшкә дә кагыла.
Пирамидаларга - юк!
1 декабрьдән финанс пирамидаларын рекламалаучы сайтларның эшчәнлеге судка кадәр тыела. Чөнки алар реаль инвестиция оешмалары ресурсларына охшашлыклары белән сайтка керүчеләрнең аңын бутарга мөмкиннәр (аларның домен исемнәре, дизайн һәм контентлары охшаш булырга мөмкин), моннан тыш, ялган сәхифәләр финанс хезмәтләре күрсәтүгә хокуклары булмаганнар исеменнән дә кешеләргә хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә алалар. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, яңа чара мошенниклык платформаларына каршы нәтиҗәлерәк көрәшергә, аларның эшчәнлеген оператив ачыклап, блокировкаларга мөмкинлек бирәчәк.
Социаль тәэмин итү
Ай башыннан банк реквизитларын бирүгә һәм алардан дәүләт хезмәтләре порталы ярдәме белән ЕГИССОДА (социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмати системасы) социаль түләүләрне һәм социаль ярдәм чараларын исәпләү өчен файдалану хокукына кагылышлы яңалыклар үз көченә керде.
Платформа белән берләш-кән кредит оешмалары ачык һәм ябык счетлар турында мәгълүматларны тапшыра алалар. Моның өчен кулланучыга үз ризалыгын бирергә кирәк, ә моны шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталы аша да эшләргә була.
Ялган эшчәнлек өчен - катгый җәза
Продукцияне, медикаментларны да кертеп, мәҗбүри маркировкалау таләпләрен үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Шул ук вакытта ялган эшчәнлек өчен тагын да катгыйрак җәза күздә тотылуы билгеләп үтелә. Әйтик, ялган тану системаларын кулланып товарларны җитештергән, сатып алган, саклаган, сату максатында ташыган һәм саткан өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителүең ихтимал.
Чит илләрдән килүчеләргә мәҗбүри
Россиягә 90 календарь көннән дә артыграк вакытка килүче чит ил гражданнарына 29 декабрьдән мәҗбүри процедуралар үтәргә туры киләчәк. Чит ил кешеләрен фотога төшү, дактилоскопия, ягъни бармак эзләрен төшерү һәм медицина тикшерүе үтү көтә. Соңгысына ВИЧ һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч янаучы башка инфекцияләр булу-булмауны, шулай ук наркотикларга бәйлелекне тикшерү керә. Боларның барысын да Россия Федерациясе территориясенә кергәннән соң 90 көн эчендә үтәргә кирәк. Безнең илгә эшләргә килгән чит ил гражданнары өчен бу срок азрак - 30 көнгә кадәр.
Сайлау мөмкинлеге бирелә
30 декабрьдән гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеге экстерриториальгә әйләнә. Ягъни бала тууны, никахны яки үлемне үз теләгең белән теләсә кайсы загс оешмасында теркәргә мөмкин булачак.
Моннан тыш, аерылышуга гаризаны элеккеге ир һәм хатыннан яки эшкә сәләтсез ир яки хатынның опекуныннан нотариаль ышаныч кәгазе аша бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Аерылышу өчен никахлашу турында таныклыкның булуы мәҗбүри түгел. Әгәр ул югалган булса, кирәкле барлык мәгълүматларны база буенча загсның үзендә тикшерәчәкләр. Тагын бер яңалык - гражданинның никах мөнәсәбәтләрендә тормавы турында белешмә соратуы.
Калдык булмаса да ярый
30 декабрьдән банклар чираттагы түләүне башкару өчен заем алучының счетында кимеми торган сумма булуы турындагы таләпне кулланучылар кредиты килешүләренә кертә алмыйлар. Моннан тыш, клиентлар килешү төзегәндә тагылган өстәмә хезмәтләрдән баш тарту хокукына да ия булалар. Моны 14 көн эчендә эшләргә мөмкин булачак.
Яңадан исәпләтер вакыт
Декабрь - 3 тән 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга тиешле пособиеләрне 2021 ел башыннан яңадан исәпләтергә гариза бирү өчен соңгы ай. Шулай итеп, алар узган берничә ай өчен өстәмә акча ала алалар.
Әлеге кагыйдә җан башына уртача керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган пособие алучыларга кагыла. Апрель аенда матди ярдәм шартлары үзгәрде: ул вакыттан аның күләме балалар өчен яшәү минимумының 50% ын гына түгел, ә 75% һәм хәтта 100% ын тәшкил итә. Шул ук вакытта әгәр ата-аналар әлегә кадәр пособие сорап мөрәҗәгать итмәгән икән, алар моны декабрьдә эшли һәм, барлык шартлар туры килгәндә, 11 ай өчен түләү ала ала. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки социаль яклау идарәсендә бирергә мөмкин. Карар чыгарганда гаиләнең кереме һәм мөлкәте исәпкә алыначак.
Таня Шамбер әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа