Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне - Татар җыры әнә шул диләр...

Бүгенге көндә дөньяга үзеңне күрсәтү әллә ни авырлык тудырмый. Интернет челтәре үз эшен эшли: кирәген дә, кирәкмәсен дә күрсәтә.

Ә менә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тапшыруы булган «Җырлыйк әле»дә татар дөньясына чыгу гел икенче мәсьәлә.

Әлмәтлеләрнең күптән инде әлеге тапшыруда күренгәннәре юк иде. Җиде ел бүленеп торганнан соң, ниһаять, мәдәният идарәсе, шәхсән Эльмира Хәсәнова тырышлыгы белән безнең яшь, сәләтле җырчылар зәңгәр экраннарга чыгачак.

«Җырлыйк әле» - җиңел карала торган күңел ачу тапшыруы, тик шулай да аның тәрбияви функциясе дә зур. Бүгенге көндә татарны милләт итеп саклаган төп чараларның берсе - ул татар җыры. Әлеге тапшыруда фәкать халык күңеленә барып җиткән җырлар гына яңгырый. Анда көне-төне яңгырап халыкны туйдырган җырлар ишетмәссең.

Республикабыз районнарында яшәүчеләр «Җырлыйк әле»не беркадәр иҗади отчет итеп кабул итәләр. Чөнки аларның чыгышлары туган якларына дан җырлау һәм шул төбәктә яшәүче авторларның иҗа-тына нигезләнә. Әлмәт ул яктан сыната торган түгел. Шагыйрьләр дә, композиторлар да шактый. Алар иҗат иткән күп кенә җырлар татар милли җыр сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә. Рәис абый Нәгыймовның Гамил ага Афзал сүзләренә иҗат ителгән «Авыл» җыры шундыйлардан.

«Җырлыйк әле»не халык иҗатының иҗади лабораториясе дип әйтергә мөмкин. Килгән җырчыларның репертуарына, башкару осталыгына карап, теге яки бу районда житәкчелекнең сәнгатькә карата булган игътибары ни дәрәҗәдә икәнен чамаларга мөмкин. Тапшырудагы чыгышлар бу төбәктә эстетик музыкаль тәрбиянең ни хәлдә икәнен ялгышсыз әйтеп бирә.

Әлмәтебезнең данын як-ларга, районыбыздагы милли җыр сәнгатен дөнья татарларына ишеттерергә талантлы җырчыларыбыз Луиза Якупова, Илназ Гыймалетдинов, Ләйсән Латыйповалар барды. Шул уңайдан без аларны редакциягә кунакка чакырдык. Алар үзләренең хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Илназ Гыймалетдинов:

- Мин тумышым белән Норлат районыннан. «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгендә, драма театрында эшлим. Сәхнә минем өчен ят булмаса да, татар дөньясына чыгу ул зур җа-ваплылык өсти. Син бит берүзең генә түгел, синең артыңда тулы бер район, син шунда яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясыйсың. Бик озак уйлап, җавап таба алмый торганы минем өчен «Татарстан таңнары» җыры булды. Күпме генә әзерләнсәң дә, барыбер азрак каушау була инде, - ди Илназ.

Яшь булуына карамастан, Илназ халык җырларын бик иркен башкара. Татар җырына мәхәббәт аңа гаиләдән күчкән. Ул кече яшьтән җырчы булырга хыяллана. Шул хыялы аны Казан музыка училищесына алып килә. Тик 9 нчы сыйныфны тәмамлаган егетне язмыш театр училищесына илтә. Ә татар җырына мәхәббәт югалмый.

- «Парлак мизгел» өчен бер генә җыр - «Уракчы кыз»ны гына әзерләп барган идем. Шуны башкардым. Гомумән, андагы мохит бик ошады, - дип елмаеп куйды ул.

 

Ләйсән Латыйпова:

- Мин Лениногорск районында туганмын. Әлмәт районы мәдәният идарәсендә эшлим. Тапшыру бик ошады инде. Әлбәттә, беренче тапкыр гына камера алдында тору түгел. Моңа кадәр дә экраннарга чыккан булды. Хәзер техника заманы бит. «Парлак мизгел»дә җырлаячак җырыңны видеога яздырып җибәрәсең дә, алар үзләре сайлый. Мин «Авыл» һәм «Яшьлегем хисләре» җырын җибәргән идем. Алар беренчесен сайлады. Һәркайсыбызның башкаруы беренче тапкырында ук язылды. Бернинди кабатлап яздыру булмады. Хезмәткәрләр бер команда булып эшли, чын профессионаллар.

Луиза Якупова, җырчы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә хезмәткәре:

- «Яңа гасыр» теле-радиокомпаниясенә эшлекле сәфәр - «Җырлыйк әле» тапшыруына баруым тәүге мәртәбә! Бу съемка минем өчен, гомумән, беренче тәҗрибәм иде. Бик кызык, мавыктыргыч һәм күңелле очрашу, аны оештырган Әлмәт муниципаль районының мәдәният идарәсенә һәм шәхсән Эльмира Әкъдәс кызы Хәсәновага зур рәхмәт! Яшьләр өчен, аларның җиңүләре өчен куанам - бик җитез, өлгер, тапкыр булуларына сөенәм. Алдагы көндә дә барыбызга үз тамашачыларыбызны барлап, матур җырлар белән, моңлы очрашуларыбызга күмелеп яшәргә Ходай насыйп итсен!

«Җырлыйк әле»нең җиңүчесе кем булуы тапшыру чыкканчыга кадәр безгә дә сер булып калды. Әлбәттә, моны тапшыруны карагач белербез.

Безнең әңгәмәне тыңлап утырган Эльмира Әкъдәс кызы эчке бер горурлык белән җырчыларыбызга карап-карап ала. Әйе, болар чын мәгънәсендә милләт җанлы, татар моңын тоя, халыкка җиткерә белә, нефтьчеләр башкаласы буларак дан алган Әлмәт-каланың йөзенә кызыллык китерми торган җырчылар. Чөнки казанлылар безнең җырчылар әзерлегенә югары бәя куялар. Болар белән татар халык җырларын башкару бәйгесе оештырып, нефть төбәгендә гасырлардан килгән халкыбыз моңын яңгырату турында уйларга да вакыт җиткәндер.

 

Эльмира Хәсәнова, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары:

- Мәдәният идарәсендә эшли башлавыма быел 25 ел булды. Шул вакыт эчендә «Җырлыйк әле» тапшыруына төркем туплап дүрт тапкыр бардык. Беренче тапкыр барганда Роберт Андреев, Фәридә Исмәгыйлевалар чыгыш ясадылар. Бик саллы состав иде ул. Элек бит районнар белән ярышу рәвешендә бара иде. Җанатарлар сиңа көч-куәт биреп торырга килә. Икенче юлы тулы составта «Кәләем» керәшен халык ансамблен алып бардык. Ул вакытта безгә бәя бирүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иде. Бу 2009 елда булды. Аннан соң 2014 елда өч команда алып бардым. Берсе балалар - бүгенге көндә исемнәре билгеле булган Айгөл Шәйхетдинова, Тимур Мусиннар. Икенче команда - яшьләр, һәм өченче команда - инструменталистлар. Ул елны студиягә Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәшһүр композитор Мәсгут Имашев чакырылган иде. 2014 елдан бирле безнең барган булмаган. Пандемиягә кадәр Нәҗип абый әлмәтлеләрне чакырган иде. Ләкин дөньялар үзгәргәч, барып булмады. Шушы көннәрдә Нәҗип абый шалтыратып, бер-ике төркем оештырып килә алмыйсызмы, дигәч, тәвәккәлләдек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җырчыларны телеэкранга чыгару - иң беренче чиратта ул Әлмәтне, районны республика күләмендә таныту. Әлмәт диюгә, күз алдына нефть, скважиналар килеп баса. Ә бит Әлмәтнең 77 еллык тарихы булган театры, 7 районны берләштергән язучылар бүлеге, сәнгатьне яратучы халкы, милләтем дип йөри торган яшьләре бар. Бу сәяхәтебез Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына үзенә күрә бер йомгак булды.

 

«Җырлыйк әле» - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тапшыруы. Тапшыруның авторы һәм мөхәррире - Нәҗип Бәдретдинов.

Тапшыру беренче тапкыр эфирга 2000 елның 26 ноябрендә чыга. Аның беренче варианты музыкаль табышмак һәм ребуслардан гыйбарәт була. 2004 елдан бу тапшыру концерт-конкурс формасында дәвам итә. Катнашучылар татар халык җырларын, ретро һәм заманча җырларны башкаруда ярыша.

Тапшыруны башлап Айдар Фәйзрахманов белән Зәмирә Гәрәева, 2018 елдан Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара.

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса