Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балыкчыларны юка бозга нинди көчләр куа?

Беренче салкыннар башланырга, ә су өсте боз белән капланырга өлгерми, карыйсың - утыралар инде.

Ни өчен кышын балык тотарга яратучылар шундый сабырсыз?! Сәбәбе бик гади - азарт.

Бозның бу чорда барыннан да куркынычрак булуын бик азлары гына җитди кабул итә. Нәкъ менә кыш башында фаҗигаләр саны һәрчак югарырак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәт-кәрләре көн саен боз калынлыгына мониторинг ясап торалар. Сулыкларда барлык балыкчыларга белешмәлекләр тапшыралар һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

Әлмәт сусаклагычында боз калынлыгы 14 см тәшкил итә, тик ул бөтен җирдә дә бер үк үлчәмдә түгел. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әлегә сулыкларга чыкмаска киңәш итәләр. Бераз түзәргә, чын салкыннарны көтәргә кирәк, ди белгечләр. Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыгучылар өчен штрафлар бәясе мең ярымнан башлана.

Балыкчылар мәсьәләсен Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та күтәрде. Ул турыдан-туры эфир вакытында халыкны юка бозга чыкмас-ка чакырды, чөнки быелгы һава торышы да бу фаҗигаләргә китерергә мөмкин. «Су объектларында кешеләр иминлеге - бүгенге көндә иң актуаль тема. Кызганычка каршы, ел саен юка боз кешеләрнең гомерен өзә. Барыннан да ешрак балалар һәм балыкчылар үлә. Куркынычсызлык чараларын үтәсәк, фаҗигадән котылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте район башлыгы. Шулай ук әти-әниләрне балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшергә өндәде.

Гомерегезнең кадерен белегез!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса