Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балалар бакчалары педагогларының «Куркынычсызлык мәктәбе» темасына утырышы узды

«Куркынычсызлык мәктәбе» балалар бакчалары педагогларының  методик берләшмәсенең чираттагы утырышында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урамда һәм юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр өчен эш дәфтәрләре» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды.

Шәһәр балалар бакчалары арасында үткәрелгән конкурста җиңде:

I урын- «Алсу» 22 нче балалар бакчасы;

II урын-18 нче номерлы "Аленький цветочек" балалар бакчасы;

III урын-63 нче номерлы "Калинка" балалар бакчасы.

 

Район балалар бакчалары арасында:


I урын-Рус Акташы "Дюймовочка“ балалар бакчасы;

II урын — Колшәрип авылының "Гөлбакча" балалар бакчасы;

III урын-Кичүчат авылының "Ләйсән" балалар бакчасы.

Җиңүчеләр эш дәфтәрләре булдыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм коллегалары алдында үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә шулай ук «Яшел ут» конкурсының муниципаль турына әзерлек мәсьәләләре каралды, методик әдәбият таратылды, эш мәсьәләләре хәл ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса