Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сагынам, өзелеп сагынам...

Адәм баласы нәрсәне, кемне сагына? Әлбәттә, туган-үскән җирен, әти-әнисен, баласын, якыннарын. Сагыну турында үзәкне өзәрлек нинди генә җырлар, шигырьләр, әдәби әсәрләр, фильмнар иҗат ителмәгән. Без кечкенә чакта ирләрен, улларын Бөек Ватан сугышында югалткан әбиләр исән иделәр әле.

Алар шул газизләрен сагындылар. Бәхет эзләп читкә китүчеләр, туган авылларын сагынып, елга бер тапкыр кайтып китәләр иде.

Авыл баласы кунакка шәһәргә барса, я пионер лагерена китсә, урамдагы малайларны, кызларны сагынып, аннан тизрәк өйгә кайтасы килә иде. Олыгайган саен кеше яшьлеген сагына, балачак дусларын искә төшерә. Сабан туйларына да хәзер дусларны, танышларны, классташларны, авылдашларны күрергә дип кайта.

Минем берәүнең дә 1921 елгы ачлыкны яки коллективлашу елларын, яисә Бөек Ватан сугышы елларын сагынып сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Әйе, ул елларда да кемнеңдер яшьлеге узган, әти-әниле сабый чагы булган, аулак өйләргә барганнар, кызлар озатканнар, яр сөйгәннәр, бәби үстергәннәр. Шулай да тоташтан бер чорны сагынып сүз кузгаткан кешене хәтерләмим. Кешене бит мәҗбүриләп сагындырып булмый. Ялынып та сагындыра алмыйсың. Сагынмыйлар икән, димәк, сагынырлыгы булмаган. Димәк, ул чорның яхшысыннан яманы күбрәк булган. Күңелдә якты сагыш, моңлы, рәхәт хисләр уята торган мизгелләр, сәгатьләр, айлар, еллар бик аз дәрәҗәдә булган, хәтер сандыгында сакланмаган. Кыл иләктән коелып беткәннәр.

Ә бүген? Бүген дә без сагынабыз. Дөресрәге, җанына «җон» үсмәгән кеше әле дә сагына. Туган җирен, ата-баба нигезен, ата-анасын, балаларын, күршеләрен, яшьлеген сагына. Һәм, ни гаҗәп, бүген бик күпләр Советлар Союзы дигән илдә, шул чорда яшәгән вакытын сагына. Сагыналар икән, димәк, сагыныр нәрсәсе бар. Ә бит ул вакытта ел әйләнәсе кыяр-помидор да ашамый идек, бананны, кокосны «Катерок» мультфильмыннан гына ишетеп, күреп үстек. Телеэкраннарда шәрә кызлар, «секс», хатын-кызларга нәрсә кияргә, күкрәкләрен ничек күтәртеп йөрергә икәнен өйрәтүче егетләр юк иде. Тагын бик күп нәрсә юк иде. Бомжлар, эшсезләр, наркоманнар, интернет юк иде. Түләүле уку, түләүле медицина, репетитор, БДИ юк иде. Мәчет-чиркәүләр, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә сак хезмәте, балаларны ату, БДИ тапшырганнан соң укучыларның үлеме турында мәгълүмат юк иде. Бер тапкыр куллана торган савыт-сабалар, чәчәкле-чуклы кәгазьләргә төрелгән кәнфитләр, чит ил эчемлекләре дә юк иде. Бүген ашый-эчә торган бик күп нәрсә юк иде. Карагыз, күпме нәрсә булмаган Советлар Союзы вакытында. Шулай да кеше ул вакытны сагына.

Ә нәрсә бар иде соң? Су буе сузылган чиратлар һәм талон системасы, диячәк кемдер. Әйе. Ә тагын? Балалар өчен түләүсез түгәрәкләр, профсоюзлар бирә торган юлламалар, мәктәп укучылары өчен төрле шәһәрләргә экскурсияләр, ашханәдә бушка икмәк, бер һәм өч тиенлек газлы су, үзара дустанә мөнәсәбәт, хезмәт кешесенә, өлкәннәргә хөрмәт, тәмле тел, җан җылысы, яхшылык, изгелек, бер-береңә эчкерсез, түләүсез ярдәм, әдәп, әхлак, тәрбия, намус, оят, җан тынычлыгы, чын мәгънәсендә Туган илне ярату төшенчәсе, киләсе көнгә, бер-береңә ышаныч, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру, кешене хезмәт урыннары белән тәэмин итү, бушка белем һәм тәрбия бирү, дәвалау һ.б.

Менә нәрсәгә сагына икән адәм баласы СССРны. Беләм, кемнәрдер каршы килер, Сталин лагерьларын, Хрущев кукурузларын, «заграничный» кием, техника булмауны, чит илләргә чыга алмауны кая куясың диярләр. Юк, беркая да куймыйм. Бөтен хикмәт тә шунда, гади халыкның күпчелеге бөтен «булмаган»нары белән ул чорны сагына. Димәк, адәм баласына үзен бәхетле тою өчен бананнар, кока-колалар, колбаса, икралар, чит ил товарлары түгел, ә килер көнгә ышаныч, җан тынычлыгы, кешечә мөнәсәбәт җитми. Корсак «мәсьәләсе» беренче планда түгел икән бит, җәмәгать. Димәк, кеше су буе чиратларны онытты. «Икмәк булса - җыр да була» дигәннәре бит дөреслеккә туры килде. Күкрәккә терәп кискән икмәкне бәрәңге белән ашап куйганнан соң, сөтле чәй эчеп җибәргәч, җырлаган җырлар да мәгънәле иде. Отып алып җырлап була иде. Ә менә суши дип аталган чи балык тәмләп, чит телдә язган ялтыр кәгазь ябыштырган пластик шешәдән эчкән эчемлектән соң җанны ял иттерә торган җыр җырлап булмый.

Ватсапта күрсәткән кыз кебек «Минем СССРда яшисем килә» дип еларга гына кала. Кемдер ул чорны сүгәр, ә шулай да сагыналар. Сагынам, өзелеп сагынам...

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса