Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

10 декабрьдә тыл хезмәтчәне, башкарма комитет ветераны Хөрия Газимҗан кызы Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башлыгы Тимур Нагуманов юбилярны бәйрәме белән котлады. Нык сәламәтлек, туганнар һәм якыннар арасында актив озын гомер теләп, ул ил Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук үз исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Тимур Дмитриевич юбилярга сугыш һәм сугыштан соңгы елларда намуслы хезмәте, җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Габдрахманова Хөрия Газимҗан кызы Әлмәт районының Кызылармейка авылында туа. Гаиләдә 8 бала тәрбияләнгән, әтисе үлү турында өчпочмаклы хат алганда аңа нибары 11 яшь була.

Хөрия Газимҗановна, яшьтәшләре кебек үк, хезмәт эшчәнлеген кече яшьтән колхозда башлый. Кыенлыкларга карамастан, укуга тартылган. "Көн саен, 4-5 километрны үтеп, мәктәпкә йөрдем, 10 сыйныфны яхшы бәяләргә тәмамладым", - ди юбиляр.

Актив комсомол буларак аны Кичүчат урта мәктәбенә пионервожатый итеп билгелиләр. Бер елдан яшь кыз пионервожатыйлар курсларын тәмамлый һәм Югары Мактамада эшен дәвам итә. Кияүгә чыга, гаиләдә улы һәм кызы туа.


1963 елда Хөрия Габдрахманова Казан финанс техникумында белгечлек ала, шәһәр башкарма комитетына эшкә урнаша. Хисапчы, хисапчы-контролер, инспектор булып эшли һәм лаеклы ялга баш хисапчы вазифасыннан чыга.

Хөрия Газимҗановна җирле үзидарә органнарында 30 елдан артык хезмәт иткән. Хезмәттәшләре аның хезмәт сөючәнлеген һәм намуслылыгын хөрмәт итәләр.

Бу кыйммәтле сыйфатларны ул үз балаларына да сеңдергән. Бүген Хөрия Габдрахманова-4 онык һәм 4 оныкчыкның бәхетле әбисе.

Олы яшьтә булуына карамастан, актив тормыш позициясе алып бара. 90 яшендә күп укый, шәһәр тормышы белән кызыксына, тормыш эшләрендә булыша.

Шушы матур вакыйга уңаеннан юбилярны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм Әлмәт районының ветераннар оешмасы вәкилләре дә котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса