Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Беренчеләрдән булып фронтка китә һәм офицер дәрәҗәсенә ирешә

«Кремень» позывное белән танылган сугышчы тарихы

Ирек Сафинга хәзер 33 яшь. Үз вакытында ул хәрби хезмәттә отделение командиры булган. 
Махсус хәрби операция башлану турында игълан ителгәч, ул беренчеләрдән булып повестка ала. Шулай итеп, 30 сентябрьдә сугышчы алгы сызыкка юл тота.
– Икеләнүләр булмадымы?
– Икеләнү булмады. Җаваплылык хисе бар иде. «Без булмасак, кем соң?» – дигән уй белән яшәдек. Минем белән хезмәткә алынган барлык егетләр дә шул ук фикердә иде. Утызынчы сентябрьдә безне инде алып та киттеләр, ни булганын аңларга да өлгермәдек. Ул вакытта бу озакка бармас, күп дигәндә ярты ел дәвам итәр, дип сөйлиләр иде. Ләкин, күрәсез, бишенче елга сузылды.
– Кайсы юнәлешләрдә булырга туры килде?
– Ноябрь аенда без инде Луганск Халык Республикасында идек, безне позицияләргә керттеләр. Анда 2023 елның маена кадәр сак сызыгында тордык. Соңрак безне ДНРга күчерделәр. Туган көнемдә – 25 октябрьдә – без беренче җитди бурычны үтәргә Авдеевка юнәлешенә кердек. Анда  чын «алгы сызык» (передок) иде инде.
– Сез махсус хәрби операцияне отделение командиры булып башладыгыз, ә хәзер инде — офицер. Яңа хәрби исемне ничек алуыгызны хәтерлисезме?
– Бу көн гомерлеккә хәтеремдә калды, аны оныту мөмкин түгелдер. 2024 елның 16 
августы иде. Покровск юнә-лешендә чираттагы авылны алырга дигән бурыч куелды. Урман полосасы буйлап барганда, без «утлы капкын»га эләктек. Безгә реактив һәм көпшәле артиллериядән, танклардан,  кул астында булган барлык кораллардан бертуктаусыз ут яудырдылар. Югарыдан дроннар һөҗүм итте. Шул вакытта бик күп иптәшләрем яраланды, янымда булган офицер – минем командирым да яра алды. Мин аңа беренче ярдәм күрсәттем, ут астыннан алып чыгып, башка яралылар белән бергә эвакуациягә озаттым. Вакыйгалар мине җаваплылыкны үз өстемә алырга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, шул вакыйгалардан соң бер ай чамасы вакыт үткәч, миңа офицер исеме бирелүе турында белдем.
– «Лента» артында сезгә нәрсә көч бирде?
– Алгы сызыкта иң мөһиме — иптәшләрең белән эчкерсез сөйләшү. Бу җанны дәвалый. Иң кадерле хисләрең белән уртаклашу сине башкалар белән якынайта, күңелгә җылылык бирә. Сугыш, окоплар — кешенең иң ихлас вакыты. Анда оялып тору юк. Бар белгәнеңне дусларыңа сөйләп бушану — иң зур ярдәм.
Хезмәтемнең күп өлеше мобилизацияләнгән егетләр белән үтте. Беләсезме, алар — искиткеч батыр кешеләр. 19-20 яшьлек яшь егетләрнең дә артиллерия утын үзләренә алуларына ышанып та бетә торган түгел. Бу хәлнең өметсез булуын, дошманның янәшәдә генә икәнен һәм сакланырлык берни калмаганын аңлаганда эшләнә. Рациядән «утны үземә алам» дигән сүзләрне ишеткәч, аларның фидакарьлегенә таң каласың. Мин бу кешеләр турында сөйләргә телим. Хәтеремдә булганда, алар турында һәрчак сөйләячәкмен. Иң мөһиме — алар хәрби белеме булмаган гади эшче егетләр. Шундый кешеләр белән хезмәт итүем белән һәрвакыт горурландым һәм горурланам.
Якын иптәшләреңне югалту — иң авыры. Анда алар синең өчен иң кадерле кешеләргә әверелә. Беренче тапкыр дустымның һәлак булуы турында ишеткәч, эчемдә нидер өзелгән кебек булды. Рациядән кешенең исемен һәм «ике йөзенче» (двухсотый) дигәнне ишеткәндәге кичергән хисләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Соңрак мондый хәбәрләр ешрак ишетелә башлады, аларга ияләшергә, шуңа карамастан, хәрби бурычны үтәүне дәвам итәргә туры килде.
– Гуманитар ярдәм барып җитә идеме?
– Гуманитар ярдәм өчен шәһәребезнең бик күп кешесенә рәхмәт әйтәсе килә. Илсур Нәҗметдинов беренче ярдәмне безнең янга, ноктага кадәр үк китереп җиткерде. Ул вакытта без иң кирәкле әйберләргә мохтаҗ идек. Хәзер дә ул һәрвакыт егетләрнең үз кулына тапшыра. Баштагы мәлләрдә логистика белән авырлыклар булганын үзегез дә аңлыйсыз. Ләкин ул һәркемгә кирәкле әйберләрне табып китерергә тырышты. Шулай ук Наталья Шәрәфетдиновага зур рәхмәт. Ул — искиткеч киң күңелле кеше, һәрвакыт ярдәм итте. Егетләр исеменнән барлык битараф булмаган ватандашларыбызга, шәһәрдәшләребезгә рәхмәт белдерәм. Халыкның ярдәме — чиксез зур. Окопта утырганда бер чынаяк чәй яки җылы оекбаш та дөньядагы һәрнәрсәдән дә ныграк җылыта. Өйдән посылкалар җибәрүләрен, сине яклауларын, сиңа булышуларын тою — бик кадерле.
– Ләкин хәзер сез яраланган. Бу ничек булды?
– 2025 елның феврале иде. Кышкы салкын иртә. Ул якларда кар сирәк ява, ә нәкъ шул көнне төнен кар төште һәм иртән суытып җибәрде. Без иптәшем белән урман полосасы буйлап бара идек. Яңа яуган кар, эзләр күренми. Ә җирлек төрле кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар белән тулган. Анда куркыныч булыр дип башыбызга да килмәде. Бер мәлне шартлау тавышы ишетелде, мин егылдым. Рациядән дустымның: «Миндә «өч йөзенче» (яралы)», – дип кычкырганын ишеттем. Шуннан соң барысы да томан эчендә калды.
Безнең эвакуация төркеменә чиксез рәхмәтлемен. Бу көнне мин беркайчан да онытмаячакмын, чөнки сугышчыларны ут астыннан алып чыгу – үзе бер каһарманлык. Яралыларны коткаручы егетләрнең хезмәте гаять зур. Минемчә, аларга барысыннан да авыррак. Алар һәрвакыт куркыныч астында, көн саен «үлем юллары» буйлап йөреп, иптәшләренең гомерен саклап калу өчен яки һәлак булганнарның гәүдәсен туганнарына кайтару өчен үзләрен куркыныч астына куялар.
– Гаиләгез турында сөйләгезче. Сезне көткәндә туганнарыгыз бу вакытны ничек үткәрде?
– Минем хатыным һәм улым бар. Улыма җиде яшь ярым. Киткәндә аңа өч яшь иде. Әнием, туган абыем, яраткан әби-бабаем бар (көлә). Гомумән алганда, мин – бай кеше. Артымда һәрвакыт зур «ярдәм армиясе» торды. Хатынымның әти-әнисе дә һәрчак ярдәм итеп торалар.
– Улыгыз сезнең кайда икәнегезне кайчан аңлый башлады?
– Биш яшьләр тирәсендәдер. Олыларча фикер йөртә башлады, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлады. Хатынымда бер аудио-язма бар. Улым миңа: «Ышанырга кирәк. Ышансаң, син исән калырсың», – дип тавышлы хәбәр җибәргән иде. Яраланган көнне, инде өмет тә, рухи һәм физик көч тә калмагач, башымда улымның нәкъ менә шул сүзләре яңгырады. Һәм мин алга барырга көч таптым. Нәтиҗәдә, шул мине коткарып калды да.
– Сугышчыларга һәм аларны өйдә көтүчеләргә нәрсә теләр идегез?
– Егетләргә рух ныклыгы телим. Җиңүгә ышаныгыз. Җиңү һичшиксез безнең якта булачак. Аллаһ теләсә, барыгызга да туганнарыгыз һәм гаиләләрегез янына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Гади халыкка теләгем – туганнарыгызны һәм якыннарыгызны янәшәгездә булганда яратыгыз һәм кадерләрен белегез. Һәм, әлбәттә, барыбызга да тыныч күк йөзе телим. Тизрәк җиңү килсен.
Хезмәт итү дәверендә Ирек Сафин алты тапкыр бүләкләнә. Беренчесе – ЛНРдагы хезмәте өчен Жуков медале. Икенчесе – Авдеевка юнәлешендәге бурычларны үтәгән өчен Георгий тәресе. Шулай ук «Батырлык өчен» («За отвагу»), «МХОда катнашкан өчен» медальләре һәм 1232 нче полк командованиесе тарафыннан аерым хезмәте өчен бүләкләнә.


Эльвира Шакирова әзерләде.
Фото: Илнур Залятов һәм шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса