Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Татарстан Республикасы «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонына кушылды

Флешмоб катнашучылары беренче тапкыр «День Победы» җырын рус һәм татар телләрендә башкарды.

«Җиңү көне» җырын Россия һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева,  Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина,  «Голос. Дети» катнашучысы Айгөл Вәлиуллина, шулай ук Казан мәдәният һәм сәнгать институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарган.

«Минемчә, һәр артист Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләрдә, флешмобларда бик теләп катнаша. Бу яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчен кызганмыйча, илебезне Җиңүгә китергән сугыш ветераннарына, бабайларыбызга, әтиләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе", - дип уртаклашты Винера Ганиева.

Артистлар  Казан мәдәният һәм сәнгать институты һәм шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәле урнашкан  Казан Кремле диварлары янында чыгыш ясаган.

Аудио - һәм видеоязманы  республика массакүләм мәгълүмат чараларында да, сайтларда да, социаль челтәрләрдә дә #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хештегы белән трансляцияләнәчәк.

Татарстан Республикасы эстафетаны Түбән Новгород өлкәсе тапшырды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса