Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт районында 9 меңнән артык ылыслы агач утыртылачак

Агач утырту "Җиңү бакчасы" акциясе кысаларында уза

Поташ Аланы урманчылыгы биләмәсендә 5 меңгә якын агач утырттылар. Әлмәт шул рәвешле Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акциягә кушылды.

"Җиңү бакчасы" хәзер Әлмәттә дә бар. Гектарга якын мәйданда чыршы һәм нарат утырттылар. Районның авыл җирлекләрендә дә нарат үсентеләре утырту оештырыла. Әлеге акция кысаларында район территориясендә 9000 нән артык ылыслы агач утыртылачак.

- Бирегә өч еллык наратлар утыртабыз. Бер гектарда алар саны 4 меңләп булачак. Монда мәйдан бер гектар да 20 сутый, димәк, 4800 ләп үсенте дигән сүз. 100 елдан соң алар зур булып үсәчәк, шулай итеп хәтер яшәчәк, - диде Поташ Аланы урманчылыгының урман мастеры Ирек Гыйбадуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса