Татарстанда сөт сату чыгымнарын компенсацияләү өчен 500 млн сумнан артык акча бирелә
Татарстан аграрийлары 2023 елның март һәм апрель айларында сөт сату чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия алачак.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча акча бирелде. Субсидиянең гомуми күләме 523,2 млн сум тәшкил итә. Ул бер килограмм өчен 2 сум исәбеннән түләнә», - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Хуҗалыклар акчаны өч-дүрт атна дәвамында алачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа