Бу шимбәдә «Мәдәни мохит» проекты әлмәтлеләрне кышкы сезонның соңгы чарасына чакыра. Ул бу юлы «Татарстанның Май чабу традицияләре» дип атала.
Күңел ачу чаралары Үзәк чыршы мәйданында 10.00 сәгатьтә башлана.
Программада:
- «Кышны озату» концерт программасы;
- «М» операциясе» бүләкләр белән күңел ачу һәм уеннар программасы;
- «Легкие крылья» һәм курчак театры тамашасы;
- Тәмле коймаклар белән сыйлану.
Чараның махсус кунаклары - «Казан егетләре» төркеме.