Әлмәтлеләрне "Идел буе халыкларының этник мәдәнияте һәм көнкүреше" фотокүргәзмәсенә чакыралар
Чара 29 гыйнварда "Әлмәт" иҗтимагый үзәге фойесында узачак.
Коллекция нигезендә-этнографик фотосурәтләр, аларның төп өлеше 1970-1980 елларда фольклор экспедицияләре вакытында ясалган.
Кара-ак фотосурәтләрдә гади авыл кешеләре, Идел буеның төрле этник төркемнәре: татарлар, керәшеннәр, удмуртлар, мордвалар, ногайлылар. Бу фотоларда авыл кешеләре көндәлек киемнәрдә, кайбер очракларда халык костюмы һәм бизәкләре элементлары да бар.
Күргәзмә фольклорчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Макаров Геннадий Михайловичның 70 яшьлек юбилее һәм иҗат эшчәнлегенең 45 еллыгына багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа