Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Кыш Бабай резиденциясе эшли

Тылсымчы белән 9 гыйнварга кадәр күрешергә мөмкин булачак.

Әлмәттә Кыш Бабай резиденциясе Нефтьчеләр мәйданында урнашкан. Биредә тылсымчы үз ярдәмчеләре белән шигырь сөйләгән, җыр җырлаган балаларга татлы бүләк алырга теләүчеләрне кабул итә. Балалар да, аларның әти-әниләре дә канәгать.
Шулай ук Яңа ел квесты үтәргә теләүчеләрнене дә көтәләр. Приз алу өчен үзегез белән телефон алырга онытмагыз,  QR-кодларны сканировать итә белергә кирәк.

"Яңа еллы Әлмәт" кушымтасын күчереп алырга кирәк. Шәһәр буенча барлык яңа ел станцияләрендәге 13 ноктаны узарга. 14 нче QR-код Кыш бабайның рецензиясендә сканерларга кирәк. Ул чакта  лотереяда катнашырга була.

Лотерея катлаулы түгел. 

Квестта 9 гыйнварга кадәр катнашырга мөмкин. 9 гыйнварга кадәр Кыш Бабай резиденциясе дә эшли. Ул 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса