Килүчеләргә планнар һәм концепцияләр турында сөйләячәкләр, сорауларына җавап бирәчәкләр.
23 октябрьдә төзелеп бетмәгән индустриаль парк буенча экскурсия оештырылачак, килүчеләргә планнар һәм концепцияләр турында сөйләячәкләр, сорауларга җавап бирәчәкләр. Әлмәттә яңа скейт- парк төзелеше башланганын хәбәр иткән идек.
Очрашуда бөтен көньяк-көнчыгыштан райдерлар да (спортчы, машина узышларында катнашучылар) катнашачак. Алар Әлмәт урамнары буйлап йөрүләрен видеога төшереп җибәргәннәр-иң яхшы эшләр призлар алачак. Жюрида - Россия экстрим-спортында зур уңышларга ирешкән спортчылар.