Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
АФИША

Әлмәттә кыңгырау чыңы фестивале узачак

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көннәрендә, 10 июльдә, Әлмәттә Казан кафедраль соборы кыңгыраулары шалтыратачаклар, анда иҗади остаханәләрнең ярминкәсе белән "Вятка – Әлмәт" кыңгырау чыңы фестивале узачак. 

Фестиваль вакытында сәнгать иҗаты осталары ярминкәсендә чын оста булырга, чүлмәк яки башка савытлар ясап карарга мөмкин булачак! Ә могҗизалы мизгелләр ясарга яратучыларга мольберт та, буяулар да табылачак!

9 һәм 11 июльдә «Сәламәтлек» паркында  һәр теләгән кеше кыңгырау чыңлатып карый алачак!

Шулай ук әлеге чарада  Киров шәһәренең «ЛАДО-Grosso» ансамбленең оригиналь коралларда композицияләр башкаручы музыкантларын тыңлау, бәрмә инструментларда, гөсләләрдә уйнау мөмкинлеге дә бар. Анда Мәскәүдән мульти-инструменталист һәм импровизатор Антон Котиков та чыгыш ясаячак.

«Звенящий город» мәдәни проекты барлык әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын үз чараларына чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса