Әлмәттә Сабантуй һәм Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак
Әлмәтлеләрне 12 һәм 13 июньдә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узачак мәдәни-массакүләм чараларга чакыралар.
12 июнь көнне 17.00 сәгатьтә шәһәр паркында «Россия көне» үзешчән сәнгать концерты, 19.00 сәгатьтә Татарстан республикасының атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова концерты, 20.30 да “Кичке уен” чарасы башлана.
⠀
13 июньдә 10.00-16.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын милли бәйрәм сабантуйга чакыралар.
Шул ук көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр паркында иң яхшы чәчәк бәйләме һәм җиләк — җимешләрдән оригиналь камыр ризыклары буенча бәйге узачак.
⠀
17.00 сәгатьтә “Әлмәт” милли — мәдәни үзәгенең джаз, тынлы һәм эстрада музыкасы универсаль оркестры концерты, 18.00 сәгатьтә “Әлмәт” милли-мәдәни үзәгенең кече сәхнәсендә ретро бию кичәсе узачак, 19.00 сәгатьтә Совет һәм Россия поп-җырчысы, композитор Александр Айвазов концерты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа