Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

"Сестренка" фильмының яшь йолдызы яңа фильмда катнаша

Арслан Крымчурин яңа проектта катнашу өчен Белоретка юл тотты.

Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән "Сестренка" фильмында төп геройларның берсен уйнап, тамашачыларын таң калдырдган яшь йолдыз Арслан Крымчурин яңа проектта катнаша. 

Уфаның 161нче лицееның 2нче сыйныф укучысы режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» картинасында төшә. Бу хакта Уфа мәгариф идарәсендә хәбәр иттәләр.

«Айназ» тасмасы - «Прятки» киноальманахының кыска метражлы дүрт фильмының беренчесе. Аларда мәңгелек темалар — балачак, ата-аналар һәм балалар, тәрбия һәм үсү, кешенең дөнья белән мөнәсәбәтләре күтәрелә.

«Прятки» киноальмыныә авторлары - Никита Михалковның Киноакадемиясен тәмамлаучылар . Проектның сәнгать җитәкчесе - Русиянең халык артисты, кинорежиссер, сценарист Владимир Хотиненко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса