«Акыллы» тонометрлар Әлмәттә 200 кешене инсульттан коткарырга ярдәм иткән
Сәламәтлек

«Акыллы» тонометрлар Әлмәттә 200 кешене инсульттан коткарырга ярдәм иткән

Киләчәктә проектны киңәйтергә планлаштыралар.

Әлмәттә кан басымын дистанцион контрольдә тоту буенча проектка нәтиҗәләр ясалды. Аны эшләтеп җибәргәннән бирле "акыллы " тонометрлар 200дән артык пациентка инсультлардан качарга ярдәм иткә

Сынау проекты «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасында гамәлгә ашырыла. Гипертония белән авыручылар бер айга махсус приборлар алалар.

Күрсәткечләр автомат рәвештә медицина системасына тапшырыла, анда ясалма интеллект басым үзгәрешләрен анализлый һәм куркыныч тайпылышларны ачыклый.

Программа гамәлгә кергәннән бирле анда Әлмәтнең 5 меңгә якын кешесе катнашты. Киләчәктә проектны киңәйтергә планлаштыралар.