Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Сергей Лазарев Татарстанга очучы самолетка йоклап калган, әмма Әлмәттәге концертка өлгерә алган

Җырчы нефтьчеләрне хөрмәтләү көнендә чыгыш ясады.

Әлмәттә нефтьчеләр көне уңаеннан оештырылган концертта танылган Россия җырчысы Сергей Лазарев чыгышы өзелү куркынычы астында булган. Артист Татарстанга очучы самолетка йоклап калган. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында сөйләде.

- Беренче тапкыр самолетка йоклап калганмын.  Минем будильник 4:30га  куелган иде, чөнки 5:50 сәгатьтә мин аэропортта булырга тиеш идем. Мин, әлбәттә, будильник куйдым һәм ул шалтырамады. Мин иртәнге алтыда директор шалтыратуларыннан котым очып уяндым, - дип уртаклашты җырчы.

 Шулай да Лазарев Әлмәттәге концертына өлгерә. Бераз соңрак тагын бер рейс булганлыгы ачыклана. Нәтиҗәдә җырчы Әлмәткә исән-имин генә килеп җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса