Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Элвин Грей: Мин китәм

Элвин Грей социаль челтәрдә ике яңалыгы белән уртаклашты.

Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей татар һәм башкорт телләрендә җырлар иҗат итүдән туктаячагын  белдерде. 

«Мин быел милли проектны тәмамларга булдым. Башкорт һәм татар телләрендә чыгарылган җырлар 2022 елда соңгылары булачак. Алар милли эстрада киңлекләрендә 16 еллык иҗат юлымның нәтиҗәсе», - диде җырчы..

Ул Мәскәүгә даими яшәүгә күчүе, яңа проект өстендә эшләячәге турында сөйләде. Башкаручы сүзләренә караганда, рус телендә бик күп материал тупланган, ул тулы бер альбомга җитәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса