Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Киенеп йөрим бит, шәрә түгел!”

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмында язылучыларыннан кием турында фикерләрен белеште.

Җырчы: “Бәйләнмәгез инде шул киемгә. Киенеп йөрим бит, шәрә тугел! Ни булган? Бөтен кеше ялтыравыклы, я булмаса гәудәсенә сыланып тора торган күлмәк кияргә тиешме? Гомергә аңламадым шул нәрсәне.


Кечкенә чакта әни миңа беретка кидерә иде. Беләсезме, миңа ошап калды шул. Үсеп, буйга җиткәч тә, бәйләнгән шапканы кыек итеп киеп куя торган идем.


Ну, бар иде заманалар! Туган-тумачадан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде.

Аларын тегә белүче сирәк иде, сатуда беркайда табып булмый иде, хәтерегездәме? Кызлар?
Ничектер шулай формалашты инде ул «вкус» дигәннәре. Хәер, хәзерге вакытта да нәрсә ошый, нәрсәгә сыям, ничек итеп шул кием эчендә үземне тоям, шуны арзан булса да алам.


Сез дә шулай киенмисезмени? Ничегрәк соң? Языгыз әле,” дип язган. 


Җырчының язылучылары “дөрес әйтәсез, туган-тумачадан калган кием киеп үстек”, “матур итеп киенәсе килгәндә, акча юк иде, хәзер акча бар, теләк юк”, “матур, килешле киенәсез” дип фикерләрен язганнар. 
 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса