Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

14-20 сентябрьгә йолдызнамә

Киләсе атнага йолдызлар ниләр фаразлый?

Кучкар

Өстенлекле юнәлешне сайлап, шул юлдан тайпылмагыз, югыйсә бөтен тырышлыгыгыз юкка чыгачак. Тирә-юньдәгеләр белән сүзгә килмәгез, дошманлашу юньлегә китермәячәк.

Үгезбозау

Перспектив тәкъдимнәрне кире какмагыз, шикләнеп тә карамагыз, барысы да уңышлы булырга охшаган. Җитәкчелек белән сөйләшү һәм эшлекле очрашулар сезнең өчен файдага булачак. 

Игезәкләр

Сезнең энергиягез башкаларга да зур йогынты ясый, шуңа күрә күптән күңел түрендә йөрткән хыялыгызга ирешерсез кебек. Яңа эш урыннары тәкъдим итүләре бар, аларны кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз.

Кысла

Һөнәри тәкъдимнәргә бармак аша гына карамагыз, хезмәт баскычы буйлап күтәрелеш көтелә. Уңышка ирешү өчен сезгә үз сәләтегезне күрсәтергә генә кирәк. Ә алар сездә җитәрлек.

Арыслан

Тормышыгызда зур үзгәрешләр көтелә. Әмма алар турында чит-ятларга сөйләп йөрмәгез. Шәхси мөнәсәбәтләр белән шаяру яхшыга түгел, сөйгәнегездән артык күпне таләп итәсез. 

Кыз

Атна бик үк уңышлы булмаячак. Борчу-мәшәкатьләрегезне үзегез генә хәл итәргә алынмагыз, дусларыгызның киңәшләре һәм ярдәмнәреннән баш тартмагыз. Талаш-ызгышулар файдага түгел.

Үлчәү

Хезмәт урынын алыштыру өчен яхшы вакыт. Күңелле компаниядә ял итүләр ару-талудан башка берни дә бирмәячәк, шуңа да буш вакытларыгызны якын дусларыгыз белән уздырыгыз. 

Чаян

Үзегез өчен өстенлекле мәсьәләләрне билгеләгез, максатчан булган очракта сез үз теләгегезгә ирешәчәксез. Проблемаларыгызны хәл итү сезгә саллы гына акча да вәгъдә итә, ялгыша күрмәгез. 

Укчы

Мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм перспективалар хакында уйланыр чор. Өстенлекләрне билгеләп, ашыкмыйча гына планыгызны гамәлгә ашыра аласыз. Җиңеп чыгу өчен бөтен мөмкинлегегез дә бар.

Кәҗәмөгез

Көч-куәт һәм энергия сизәрсез. Күңелсезлекләр, югалтулар артта калачак. Йолдызлар сезгә уңыш юрый, шуңа да яңа планнар корып, җиң сызганып эшкә керешегез. Инвесторлар да табачаксыз.

Сукояр

Тырышлыгыгызны әйләнә-тирәдәгеләр белән тыныч мөнәсәбәт булдыруга юнәлтегез. Барысы да җай гына булмас. Беркем дә сезгә берни дә тиеш түгел. Тормышыгызда үзгәрешләр көтелә.

Балык

Нинди хәлләр килеп чыкса да, кызмагыз. Бөтен карарны да аек акыл белән кабул итегез, хис-кичерешләргә юл куймагыз. Гаиләдә вак-төяк борчулар булуы бар, барысы да чишелеш табачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса